Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлектә 45 короновирус очрагы теркәлгән

26 октябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 8190 очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
COVID-19 инфекциясе йоктырган 3 кеше хастаханәгә озатылган, 42 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 3, 30дан 50 яшькә кадәр — 11, 50дән 60 яшькә кадәр — 13, 60тан 70 яшькә кадәр — 11, 70тән 80 яшькә кадәр — 3, 80нән 90 яшькә кадәр — 1, 90 яшьтән өлкәнрәк — 1 очрак.
Казанда — 31, Яр Чаллыда — 4, Түбән Камада — 3, Нурлатта 2 кеше коронавирус йоктырган. Әлмәт, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск районнарында берәр кеше әлеге инфекциясене йоктырган.
26 октябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 8190 очрагы теркәлгән. 
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 6941 кеше савыккан, узган тәүлектә — 15 кеше.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X