Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 51 очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә яңа авыручылар юк.

COVID-19 йоктырган 8 кеше хастаханәгә озатылган, 43 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 кеше, 18дән 30 яшькә кадәр — 8 , 30дан 50 яшькә кадәр — 17, 50дән 60 яшькә кадәр — 11, 60тан 70 яшькә кадәр — 11, 70тән 80 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган.
Казанда — 28, Норлатта — 6, Югары Осланда — 5, Әлмәттә — 4, Чаллыда, Буада, Кама Тамагында икешәр, Арча һәм Лаеш районнарында берешәр кеше йоктырган.
23 октябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 8042 очрагы теркәлгән. 
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 6893 кеше савыккан, узган тәүлектә — 45 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X