Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 29 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада коронавирус белән зарарланучылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
4 кеше хастаханәләргә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 14 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 5 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Казанда — 16, Сабада 5 кеше коронавирус йоктырган. Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында икешәр очрак ачыкланган. Аксубай, Балтач, Кукмара, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән. 
13 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5988 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4797 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 19 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев