Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 29 яңа очрагы теркәлгән

4 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5723 очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
10 кеше хастаханәләргә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 11 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган. 
Казанда 21 кеше коронавирус йоктырган. Яшел Үзән, Түбән Кама, Питрәч районнарында икешәр очрак ачыкланган. Кайбыч, Лаеш районнарында бер очрак теркәлгән. 
4 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5723 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4568 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 3 кеше. 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев