Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 30 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада коронавирус белән зарарланучылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 30 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
6 кеше хастаханәләргә озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 11 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 7 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 5 очрак ачыкланган. 
Казанда — 15, Нурлатта — 3, Әлмәттә 2 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Әгерҗе, Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кама Тамагы, Чистай, Ютазы районнарында берәр очрак теркәлгән. 
18 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6133 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4945 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 16 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев