Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус белән авыруның тагын бер яңа очрагы ачыкланган

6 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5781 очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 30 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
7 кеше хастаханәләргә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 13 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 9 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Казанда 12 кеше коронавирус йоктырган. Биектау, Нурлат, Чистай районнарында өчешәр очрак, Яр Чаллыда ике очрак ачыкланган. Арча, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән. 
6 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5781 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4621 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 24 кеше. 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев