Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 31 яңа очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Алабугада СOVID-19 белән авыручылар ачыкланмаган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 31яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
8 кеше хастаханәләргә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 16 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 7 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган. Казанда — 17, Түбән Камада — 4, Биектауда 3 кеше коронавирус йоктырган. Нурлат районында ике очрак ачыкланган. Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Менделеевск, Сарман районнарында берәр очрак теркәлгән. 
9 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5872 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4743 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 32 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев