Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда җәй башыннан 25 кеше батып үлгән

Аларның 7се — балалар.

Җәй башыннан Татарстанда 25 кеше батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Коену сезоны башланганнан соң республика территориясендә суда булган 32 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Барлыгы 25 кеше үлгән, аларның 7се — балалар.

38 кешене вакытында коткарып кала алганнар.

Бату очрагының соңгысы кичә булган. Көндез Кече Аккош күлендә ял иткән компания бер шешәдәшен таба алмаган. Фаразлар буенча, ир батып үлгән, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев