Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда җәй көне «1001 ләззәт» программасы буенча туристларны 10 район кабул итә

Турның бәясе бер кешегә 2,2 мең сум тәшкил итә.

Җәй көне туристларны «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасы буенча Татарстанның ун районы кабул итә. Мондый мәгълүматны Казанда узган брифингта Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җиткерде.
Иванов татарстанлыларны Татарстан буенча сәяхәткә чакырды. Моның өчен «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасы эшли. Һәр турга экскурсия программасы, яшәү, туклану һәм күңел ачу чаралары керә.
Җәйге сезонда туристларны Бөек Болгар, Чистай, Алабуга, Мамадыш, Саба, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Арча, Кукмара һәм Алексеевск районнары кабул итә.
Кунакларны бай программа, уңайлы яшәү һәм сыйфатлы туклану көтә. Тур бер кешегә 2,2 мең сум тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев