Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яңа уңыштан икенче миллион тонна ашлык суктырылган

Татарстанда уңыш гектарыннан уртача 40,6 центнер тәшкил итә.

Татарстанда икенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. 10 августка республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 506,3 мең гектар мәйданнан җыеп алынган, бу барлык мәйданның 34 процентын тәшкил итә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Бүгенге көнгә республикада 2 миллион 26 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 40,6 центнер тәшкил итә. Суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара (110 мең тонна), икенче урында — Тәтеш районы (97,7 мең тонна), ә өченче урында — Зәй районы (91,9 мең тонна).
Бөртекле культуралар Әлки районында барлык мәйданнарның — 49, Буа районында — 46, Нурлат һәм Апас районнарында 44 процентында суктырылган. Иң югары уңыш Зәй районында — бүгенге көнгә ул гектарыннан 61,3 центнер тәшкил итә. Алдынгылар арасында шулай ук Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев