Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яңгырлар һәм кар сишәмбегә кадәр сакланачак

Синоптиклар фаразларына караганда, республикада һава температурасы акрынлап җылыначак.

Татарстанда яңгырлар һәм кар сишәмбегә кадәр сакланачак

Синоптиклар фаразларына караганда, республикада һава температурасы акрынлап җылыначак.

Татарстан Гидрометеорология үзәге якындагы биш көнгә фаразларын җиткерде. Синоптиклар республикага явым-төшем, томан һәм җылы һава торышы вәгъдә итә.

Алдагы тәүлекләрдә, 2 апрельдә, яңгыр, томан һәм көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр җил көтелә.

Җомгага каршы төндә температура 0° градустан +4°кә кадәр тибрәләчәк. Көндез термометрлар 5-10 градус җылы күрсәтәчәк.

Шимбә көнне урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә -2°.. +3°С, көндез  +4°..+9° градуска кадәр (көнчыгышта +12°градуска кадәр җылыта).

Икенче көнне салкын булу көтелә: 4 апрельдә, Республика аша салкын фронт узачак. Метеорологлар кар һәм яңгыр вәгъдә итә. Төнлә температура -4°.. +1°га кадәр, көндез +3..+8 градуска кадәр.

Якынча фараз буенча, дүшәмбе көнне ТР да явым-төшем саклана. Төнлә температура -5°градуска кадәр төшәргә мөмкин, көндез +8°.

Сишәмбе көнне республикага антициклонга килә, явым-төшем көтелми. Көндез һава +10 градуска кадәр җылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев