Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ял көннәрендә 30 градус эссе булачак

Урыны белән яңгыр яварга мөмкин.

Җомга көнне кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр булган җил көтелә. Төнлә +10..+15 градус, көндезен +24..+29 градус. Төнлә һәм иртән югары дымлылык аркасында томан төшәргә мөмкин.

23 һәм 24 июльдә явым-төшем ихтималы аз, бары тик шимбә көнне генә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Температура: 23 июль төнендә +11..+16 градус һәм 24 июльдә +12..+17 градус булачак. Көндез +24..+29 һәм +25..+30 градус.

Фаразлар буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә явым-төшемсез һава торышы сакланачак. Төнлә термометр баганалары +13..+19 градус күрсәтәчәк, көндез +25..+31 градуска кадәр эссе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев