Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ял көннәрендә бераз салкынайтачак

Көндезләрен температура +22..+27 градуска кадәр төшәчәк.

Бүген, 26 июльдә, яшенле яңгырлар көтелә, дип яза Татар-информ.

Кыска вакытлы явым-төшем һәм яшенле яңгырлар икенче көнгә дә фаразлана. Әмма киләсе ике тәүлектә, 28 һәм 29 июльдә явым-төшем көтелми. Һава температурасы элеккечә кала: төнлә +14..+20 һәм көндез +25..+31 градус.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге алдан фаразлавынча, ял көннәрендә республикага яшенле яңгырлы тотрыксыз һава торышы кайта. Көндезләрен температура +22..+27 градуска кадәр төшәчәк», — диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев