Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ял көннәрендә җепшек кар яву көтелә

Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана.

Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана, төнлә яңгыр явачак һәм кырау төшәчәк. Шулай ук урыны белән җепшек кар яварга мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Ял көннәрендә төнлә 0..+5 градус, урыны белән −2 градуска кадәр суык булуы көтелә. Көндез һава температурасы +7..+13 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда җепшек кар явачак.

Якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна башында синоптиклар бераз явым-төшемнәр вәгъдә итә. Аларның фаразлавынча, дүшәмбе һәм сишәмбедә температура төнлә 0..+6 градус, 23 майда көндез +9..+14 градус, 24 майда +11..+16 градус тәшкил итәчәк. Төнлә шулай ук кырау төшәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев