Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ял көннәрендә эссе булачак

Июльнең соңгы көнендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.

Синоптиклар фаразынча, 29 июльдә Татарстанга төньяк-көнчыгыш циклоныннан атмосфера фронты килә. Көндез яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Төнлә +6..+11, көнбатыш районнарда +14 градуска кадәр җылы.

Көндез һава температурасы +21.. +26 градуска кадәр күтәреләчәк. 30 июльдә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булырга да мөмкин. Һава температурасы акрынлап күтәрелә: төнлә +12..+17 градус җылы һәм көндез — +23..+28 градус. Июльнең соңгы көнендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +14..+19, көндез — +26..+31 градус җылы.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев