Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ялларда 39 градуска кадәр эссе булачак

Татарстанда коры, аномаль эссе һава торышы саклана.

Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 20 августта һәм шимбә көнне, 21 августта явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы 13-18°, көнбатыш районнарда 23°, көндез 33-39° градус эссе булачак.

Якшәмбе көнне, 22 августта республика көнбатыш циклоны йогынтысында булачак. Төнлә явым-төшемнәр көтелми. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгырлар яварга, яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә 13-18°, көнбатыш районнарда 23°, көндез 33-38° градус эссе булачак.

Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразларына караганда, киләсе атна башында түбән атмосфера басымы йогынтысында тотрыксыз һава торышы булачак, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Кайбер районнарда яшен һәм көчле җил булуы ихтимал. Температура төшәчәк. Төнлә 15-20°, көндез 25-30° градус җылы булачак. 
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев