Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда янәдән битлек режимы кертергә мөмкиннәр

Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итәләр.

Әлегә инфекциянең нык таралуы күзәтелми, дип билгеләп үтәләр Роспотребнадзорда.

Татарстанда коронавируска бәйле хәлләр катлаулана калса, шуңа ОРВИның сезонлы күтәрелеше дә өстәлсә, битлек режимы янә кертелергә мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итәләр.

Белгечләр сүзләренчә, әлегә чирнең нык таралуы күзәтелми. Әмма көзен ул көчәергә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы барлык илләрне битлек режимын кире кайтарырга чакырган һәм коронавирус йоктыручылар арасында хастаханәгә салынучылар һәм вафат булучылар арта башлаган, дип белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев