Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда янутсыман этләр йокыдан уянды

Кышкы йокыдан соң Татарстанда янутсыман этләр уянды. Беренчеләре Алексеевск районында күзәтелде.

«Менә янутсыманнар да кышкы йокыдан уянды. Аларның йокылары тирән түгел — күбрәк кышкы йокы. Елның салкын вакытында алар, җылырак булсын өчен, берәм-берәм дә өерләре белән дә шулай йокыга китә. Янутсыман эт йоклар өчен ояларны, печән кибәннәрен, башка аулак урыннарны сайлый. 

Аларның чын кышкы йокылары юк. Җылы кышларда алар, көчле салкыннар һәм бураннар булганда гына яшеренеп, йокламаска да мөмкин», — дип билгеләп үтә ТР Дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков.

Исегезгә төшерәбез, ике атна элек кышкы йокыдан сөркәләр уянган иде.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев