Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яшенле бозлы яңгыр һәм көчле җил көтелә

Синоптиклар фаразынча, киләсе көннәрдә һава температурасы тагын бераз төшәчәк, бигрәк тә төнлә салкынайтачак. 

Иртәгә, 23 июльдә, Татарстанда кабат һава шартлары начаралануы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава булачак. Төбәкнең төньяк-көнчыгышында, шулай ук Казанда да кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Татарстанның көнчыгыш районнарында төнлә һәм көндез урыны белән яшен фаразлана, боз яварга мөмкин. Төньяк, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы +11.+16 градус, көндез +20.+25 градус җылы.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, киләсе көннәрдә һава температурасы тагын бераз төшәчәк, бигрәк тә төнлә салкынайтачак. Явым-төшем акрынлап туктаячак, якшәмбе, 25 июльдә, явым-төшем ихтималы аз.

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев