Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Моннан тыш, боз яварга мөмкин.

Татарстанда һава шартлары җитди начараю сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

7 июньдә төнлә һәм көндез, шулай ук 8 июньдә төнлә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле яңгыр көтелә. 7 июньдә төнлә төбәк көнчыгышындагы кайбер районнарда бик көчле яңгыр явачак.

Моннан тыш, боз яварга һәм көчле җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. 7 июньдә көндез һәм 8 июньдә төнлә урыны белән бик көчле җил көтелә, ул секундына 26 метрга кадәр (шул исәптән Казанда — 7 июньдә сәгать 6дан алып 8 июньдә сәгать 8гә кадәр) җитәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев