Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 13 мартта башлана

Ял көннәрендә Казанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен 15 мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.

13 марттан Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Аларның эше апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-Информ» агентлыгы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наилә Залаковага сылтама белән яза.

Аның сүзләренә караганда, продукцияне Татарстан башкаласында, Яшел Үзән районында, күрше Чаллыда һәм Түбән Камада 15 мәйданчыкта сатачаклар. 

Оештыручылар азык-төлекне арзан бәяләрдән сатып алырга мөмкин булачак, дип билгеләп үтә. Язгы ярминкәләрдә бөтен Татарстаннан диярлек авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе тәкъдим ителәчәк. Ярминкәләрдә катнашу өчен барлык теләүчеләр дә гаризалар бирә ала. 

Алабугада атна саен ял көннәрендә язгы халык ярминкәләре уза. Шимбә көнне «Мираж» сәүдә үзәге янындагы территориядә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр алабугалылар азык-төлек сатып ала ала. Якшәмбе көннәрендә ярминкәләр Ленин мәйданында эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев