Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда йомырка, кәбестә һәм кыяр арзанайды

Бәрәңгенең бәясе 3,3 процентка арткан.

Узган атнада, 6-13 майда, Татарстанда кайбер азык-төлек товарларының бәясе төште. Бигрәк тә тавык йомыркасы арзанайган. Бу чорда ул 5 процентка төшкән, аның дистәсе 77 сум булса, хәзер 73 сум тора.

Моннан тыш кәбестәнең бәясе 4 процентка — 75 сумнан 72 сумга, кыяр 3 процентка арзанайган — 134 сумнан 131 сум булган.

Бу чорда чөгендерның бәясе 2 сумга төшкән, хәзер килограммы 69 сум тора. Шулай ук помидор бәясе дә ике сумга төшкән, хәзер килграммын 188 сумнан сатып алырга була. Пешерелгән колбаса 2 сумга — 400 сумга кадәр төшкән.

Бәрәңгенең бәясе 3,3 процентка арткан, килограммы 56 сумга кадәр җиткән.

Шулай ук сыер ите (1 процентка артып, килограммы 464 сум булган), тары ярмасы (15 процентка — 50 сумга кадәр) һәм дөге (1,2 процентка — 91 сумга кадәр).

Макарон 1,5 процентка арткан, хәзер бер килограмм өчен 74 сум түләргә кирәк, суган 1,2 процентка кыйммәтләнеп, килограммы 53 сум булган. Алкоголь хисап чорында 0,5 процентка арткан, хәзер бер литры — 598 сум, дип яза Татар-информ.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев