Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә

Төнлә урыны белән 15 градус салкын булачак. 

Иртәгә, 8 декабрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Иртән һәм көндез юеш кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Урыны белән буран, бозлавык. 

Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын, иртән һәм көндез көчле, көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр тизлектә. 

Төнлә −7..-12, көнчыгыш районнарда −15 градус салкын. 

Көндез максималь һава температурасы −4..+1˚. 

Юлларда кар боткасы, бозлавык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев