Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәре трассада туңып калган хатын-кызны һәм аның улын коткарган

Вакыйга Чүпрәле районында була.

ЮХИДИ хезмәткәре Татарстан трассасында улы белән туңып калган хатын-кызны туганнарына алып кайткан. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. 

Вакыйга Чүпрәле районында була. 

ЮХИДИ хезмәткәре Илнар Сөләйманов трассада авария утлары кабынып торган машинаны күреп ала. Машина янында әнисе белән яшь ир-егет тә була. Соңыннан ачыкланганча, машина юлда ватылып кала, ана һәм аның улы туңа башлый, тик күпме генә тырышсалар да бер генә машина да туктамый. 

Илнар Сөләйманов туңган гаиләне үз машинасына күчереп утырта, эвакуатор чакырта. Соңыннан ул аларны туганнары янына кайтарып куя.

Коткарылган хатын-кыз һәм аның улы ЮХИДИ хезмәткәренә күрсәткән ярдәме өчен социаль челтәр аша рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев