Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре гадәти булмаган эксперимент үткәрде

Эксперимент барышында гражданнарның руль артына исерек килеш утырган машина йөртүчеләргә мөнәсәбәтен тикшерделәр.

Мондый гадәти булмаган эксперимент республика башкаласында үткәрелде, анда Яшь тамашачы театры актеры исерек килеш руль артына утырырга омтылган шофер булып уйнады, дип хәбәр итә «Татар-информ.»
2 сәгать дәвамында үткәрелгән эксперимент барышында бары тик 8 кеше генә моны күргәч якындагы ЮХИДИ инспекторларына мөрәҗәгать иткән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов халыкны игътибарлырак булырга һәм андый очракларда исерек килеш руль артына утыручылар турында кичекмәстән хәбәр итәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев