Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда үз продукциясен чит илгә сатучы 530 эшмәкәргә ярдәм күрсәтелгән

Үткән ел республикада, илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында, 94 компания экспортка эшли башлаган.

2019 елда Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм итү илкүләм проекты буенча, Татарстанда үз продукциясен чит илгь сатучы 530 эшмәкәргә ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Шул исәптән, илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында 94 компания экспортка эшли башлаган. Алар башка илләргә азык-төлек продукциясе, төзелеш материаллары, медицина эшләнмәләре сату белән шөгыльләнә.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын ташламалы финанслар белән тәэмин итүгә 935 миллион сум юнәлдерелгән, ә гарантияле ярдәм буларак – 1,4 миллиард сум.

Моннан кала, 2019 елда Татарстанда 60 меңнән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев