Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда үз-үзен изоляцияләүче гражданнар өчен SMS-сервиста теркәлү буенча “кайнар линия” оештырылды

“Кайнар линия”гә шалтратып теркәлү турында сораулар бирергә һәм сервис турында мәгълүмат белергә мөмкин.

Татарстанлылар контакт-үзәккә SMS-хәбәр буенча теркәлүне сорап мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта “Татар-информ”мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Кешеләрдә кыенлыклар туарга мөмкин. Контакт-үзәк безнең республика халкына өстәмә кыенлыкларны яки мәсьәләләрне дөрес теркәргә яки аңлатырга ярдәм итәргә тиеш”, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

SMS бушлай булуга карамастан, Android операцион система: “Кыска номерларга хәбәр җибәрү, түләүле булырга мөмкин” дип белдерә.

Кайнар линия телефоны: 8 (800) 250-90-33. Сервис турында тулырак мәгълүмат хәзер сайтта урнаштырылган covid19.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X