Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстандагы күп функцияле үзәкләр Конституция буенча тавыш бирү өчен участок сайлау буенча гаризалар кабул итә башлый

Үз тавышыңны фактик яшәү урыны буенча бирергә мөмкин булачак.

Татарстандагы күп функцияле үзәкләр бүгенге көннән РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү өчен участок сайлау турында гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта Татарстан Республикасында КФҮ матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Үз тавышыңны фактик яшәү урыны буенча бирергә мөмкин булачак. Аның өчен 5 июньнән 21 июньгә кадәр гариза язарга кирәк. Шул ук вакытта битлек-перчатка режимын саклау мәҗбүри. 
Шулай ук гаризаны җирле территориаль сайлау комиссиясе яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә мөмкин. Ә 16-21 июнь көннәрендә — участок сайлау комиссиясендә. 
Элегрәк без илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак, дип язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев