Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанга РФ казнасыннан М12 трассасын төзүгә берничә миллиард сум бирелә

Трассаның республика территориясендәге озынлыгы — 142 км.

«Мәскәү — Түбән Новгорд — Казан» М12 трассасының республика аша узучы участогын төзүгә якынча 163 млрд сум акча кирәк.
Бу — Татарстан өчен яңа эш урыннары, моннан тыш илебезнең көнчыгыш һәм көнбатышын тоташтыручы зур элемтә дә, дип билгеләп үтте республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Министр сүзләре буенча, төркемгә Лаеш районында яшәүчеләр һәм хакимият органнары кергән. Төркем ачык режимда эшләячәк.
Трассаның республика территориясендәге озынлыгы 142 км тәшкил итә. Трасса ике этапка бүленәчәк. Бу юлга биш транспорт чишелеше, дүрт хәрәкәт полосасы һәм 76 ясалма корылма кертелә. Рөхсәт ителгән тизлек — сәгатенә 120 км.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев