Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлы алты көндә 20 чиләк җиләк җыйган

Әлфирә Кәлимуллина Чирмешән районы үзәгендә яши.

«Бик үк күп булмаса да, җиләк бар, эре. Әүвәл без Казанка якларына йөрдек, анда Чирмешән халкы күп җыя. Әле берничә көн Кармалка урманының «Шөгер тавы» нда җыябыз — анда Әмирдән, Лашманнан җиләкчеләр күп килә», — ди Әлфирә ханым.

«Иртән җыю рәхәтрәк, җиләс, арытмаган була. Сәгать тугызларга кадәр җыям, аннан кыздыра, чыдый торган түгел, йөрәкне дулата, алай да барыбер янә барасы килеп тора. Җиләкне үземә дә калдырам, сатам да, иренмәсәң, гаилә бюджетына азмы-күпме файда бит», — ди уңган хуҗабикә.

Аш-суга оста әңгәмәдәшем җиләкне чистартып кышкылыкка туңдыра. Я аны иттарткыч аша өч тапкыр чыгарып, 1 килограммга 700 грамм исәбеннән шикәр комы белән бутап, савытларга тутырып, туңдыргычка куя. Кышын бу, әлбәттә, бик тәмле ризык һәм менә дигән витамин.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев