Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлы прививка ясаткан өчен 100 мең сум акча откан

14 октябрьдә коронавирустан прививка ясатган россиялеләр арасында икенче акчалата приз уйнатылды.

14 октябрьдә коронавируска каршы прививка ясаткан россиялеләр арасында икенче акчалата приз уйнатылды. 100 кеше 100 мең сум иясе булды. Шулар арасында Чистайда яшәүче Вера Байдарова да бар. Вера Чистай үзәк хастаханәсенең кардиология бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Аның гомуми эш стажы 10 ел.

Вера Байдарова әйтүенчә, коронавирустан вакцинаның беренче компонентын ул 13 майда, икенче компонентны исә 21 көннән ясаткан. Бу сертификат отышлы булган да инде, дип яза Чистай-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев