Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар көненә Covid-19 темасына 150гә кадәр спам-хат ала

Республиканың төп предприятиеләренең берсе ялган хәбәрләрне декабрьдә үк ала башлаган.

Татарстанда коронавирус темасына бер адресат алган спам-хатлар саны көнгә 150гә җитә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.

Республиканың төп предприятиеләренең берсе ялган хәбәрләрне декабрьдә үк ала башлаган, алар шәхси саклану чаралары сату белән бәйле.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, медицина учреждениеләре, күзәтчелек органнары исеменнән ялган хатлар таратылган, алар акча урлау максаты белән эшләнгән.

Явыз ниятлеләр бу хәлдән актив файдалана: күпсанлы фишинг битләре, янәсе, битлек яки коронавируска тестлар сатучы сайтлар барлыкка килә. Ел башыннан "Касперский лабораториясеэкспертлары шундый 4,6 меңнән артык шикле ресурсны теркәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев