Татарстанлылар коронавирус йоктырудан куркып, инсультны дәвалаудан баш тарта башлаган
Кешене инсульттан коткару өчен беренче сәгатьләрдә ярдәм күрсәтергә кирәк.
Татарстанлылар коронавирус йоктырудан куркып, инсультны дәвалаудан баш тарта башлаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-ангионеврологы, КДМУ профессоры Динә Хәсәнова сүзләренә караганда, пандемия чорында госпитализациядән баш тартулар саны арта. Әмма, инсультлар саны кимеми.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, әгәр вакытында мөрәҗәгать итмәсәң, бу куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Инсульт билгеләре барлыкка килгән очракта тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Пациентны саклап калу өчен, беренче 3 яки 4 сәгатьтә ярдәм күрсәтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев