Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар «Минем илем — минем Россия» конкурсына 31 майга кадәр гариза бирә ала

«Минем илем — минем Россия» XVIII Бөтенроссия конкурсының гаризалар бирү кампаниясе вакыты озайтылды.

Бәйге — «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе, дип хәбәр итә конкурсның матбугат хезмәте.
Россия территорияләрен үстерү буенча үз проектларын 1463 татарстанлы тәкъдим иткән инде. 
Яңа сезонның төп тематик юнәлешләре — фән, технологияләр һәм космос. 

Конкурста Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала, алар Россия регионнарының социаль-икътисадый үсешенең барлык актуаль мәсьәләләрен үз эченә алган 18 номинациядә үз проектларын тәкъдим итә ала. 
«Минем илем — минем Россия» конкурсы «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән проект сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X