Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар мәктәп укучыларын ашату буенча сорау бирә алачак

Туры элемтә 16 октябрьдә була.

16 октябрьдә сәгать 11дән 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының Җәмәгать палатасында ТР Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлиева, ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин катнашында Туры элемтә үткәрү планлаштырыла. Элемтә РФ Президентының РФ Федераль Собраниесенә 2020 елның 15 январендәге N Пp-113 санлы юлламасының башлангыч класс укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итү турындагы 5нче бүлегенең Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча оештырылды.
Сорауларны алдан op.rt@tatar.ru электрон почтасына, шулай ук https://bit.lv/377THof адресы буенча Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасының интернет аша кабул итү бүлмәсенә язарга, яки 16 октябрьдә 11дән 13 сәгатькә кадәр 8(800) 350-44-72 телефоны буенча туры элемтәдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото: pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев