Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар «Мобиль сайлаучы» системасы буенча тавыш бирү өчен 400дән артык гариза тапшырган

Сайлаулар вакытында «Мобиль сайлаучы» технологиясеннән бары тик бер тапкыр гына файдаланырга мөмкин.

Татарстанда фактик яшәү урыны буенча сайлауларда катнашу турында гаризалар кабул ителә. 14 көн эчендә татарстанлылар «Мобиль сайлаучы» системасы буенча тавыш бирү өчен 400дән артык гариза тапшырган. 
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, муниципаль сайлауларда «Мобиль сайлаучы» системасыннан файдалану каралмаган. Урнашу урыны буенча гаризаны 8 сентябрьгә кадәр күпфункцияле үзәкләрдә, территориаль сайлау комиссияләрендә һәм Дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша бирергә мөмкин. 
Участок сайлау комиссияләре «Мобиль сайлаучы» системасы буенча гаризаларны 2 сентябрьдән кабул итә башлаячак. «Мобиль сайлаучы» теркәлү урынына карамастан, гражданин өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев