Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар Президент Рөстәм Миңнехановның туристлык зоналары өчен тавыш бирүгә чакыруына җавап бирделәр

Татарстан Республикасы 4нче урынга күтәрелде.

Республика халкы Рөстәм Миңнехановның чакыруына җавап бирде һәм туристлык зоналары өчен тавыш бирүдә катнашты. Бер тәүлектән дә азрак вакыт эчендә Татарстан өчен тагын 15 меңгә якын кеше тавыш бирде. Нәтиҗәдә, республикабыз 4нче урынга күтәрелде. 
Татарстан 5 проект тәкъдим итә: Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы территорияләрне, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгын, «Түбән Кама» милли паркын һәм Балык Бистәсе районындагы Шумбут тыюлыгын төзекләндерү буенча.

реклама

Кама буенда урнашкан 4 шәһәр берләшәчәк һәм чын туристлык үзәгенә әвереләчәк!
«Түбән Кама» милли паркы проекты нигезендә — аеруча саклана торган табигый территорияләрне һәм янәшәдәге шәһәрләр һәм ял итү зоналарын тоташтыручы су каркасын, шулай ук суда йөзә торган музейлар, рестораннар, кунакханәләр булдыру. Проект шулай ук бөтен россиялеләргә аңлаешлы «Шишкин урыннары буенча» брендын булдыруны күздә тота, ул территорияне алга таба үстерү һәм популярлаштыру нигезе булачак.

Бу мөмкин булсын өчен, безгә Бөтенроссия конкурсында җиңәргә кирәк! Хәзер priroda.life сайтында төбәкләр өчен иң кыйммәтле проектлар өчен тавыш бирү бара. Җиңү өчен менә нәрсә эшләргә кирәк:
— priroda.life сайтына керегез;
-«География» бүлеген сайлагыз;
— авторизацияләнегез (почта аша яки социаль челтәрләр аша);
— картада Татарстанны сайлагыз, республика проектлары астында йөрәкчекләр куегыз!
— тавыш бирү 23 июльдә тәмамланачак, «Түбән Кама» проектына бергәләп ярдәм итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев