Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар ТР Президенты өчен Мәскәүдә дә тавыш бирә ала

РФ башкаласында 13 сентябрьдә 30 цифрлы сайлау участогы ачылачак.

Көзге сайлаулар вакытында Татарстан халкы ТР Президентын сайлауда Мәскәүдә 30 цифрлы сайлау участогында тавыш бирә алачак. Шулай ук бу участокларда РФ Дәүләт Думасына, Түбән Кама округына һәм ТР Дәүләт Советына Алабуга округы буенча өстәмә сайлауларда катнашырга мөмкин. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Үз төбәгеннән читтә тавыш бирү мөмкинлеге Мәскәүдә беренче тапкыр барлыкка килде. Әгәр республикада яшәүче кеше тавыш бирү көннәрендә Мәскәүдә булса ул ТР Президентын сайлауда катнаша ала, — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Мәскәүдә урнашкан цифрлы участокларның берсендә үз тавышыңны бирү өчен, дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза язарга, аннары бердәм тавыш бирү көнендә участокка килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев