Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар ЮХИДИ телеграмм-каналларында исерек шоферларга зарлана ала

Мондый каналлар республиканың һәр районында булдырылган.

Республика ЮХИДИ идарәсендә исерек шоферлар һәм башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар турында аноним мәгълүмат алуның яңа форматы гамәлгә ашырылды. Хәзер теләгән һәр кеше хокук бозу турында Дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналында яза ала. Мондый каналлар республиканың һәр районында булдырылган.

Кирәкле Телеграм-каналны мессенджерның эзләү юлында табып була, дип сөйләделәр Республика Дәүләт автоинспекциясендә.
«Полиция хезмәткәрләренә килгән каналның башка абунәчеләре өчен аноним булып кала. Аның ярдәмендә ЮХИДИ хезмәткәрләренә мәгълүмат (фото яки видео хокук бозу) тапшырырга мөмкин», — дип аңлаттылар ведомствода.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев