Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар үз йортларында капремонт датасын телеграм-бот ярдәмендә белә алачак

Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Төзелеш министрлыгы «Капиталь ремонт» телеграм-ботын эшләтеп җибәрде. 

Кулланучыларга үзләрен кызыксындырган адресны (казанлыларга урам исемен һәм йорт номерын, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр — шәһәр, урам һәм йортны) кертергә кирәк. Йорт тиешле программага кергән очракта, чат-бот планлаштырыла торган капиталь ремонт турында мәгълүмат җибәрәчәк. 

Татарстанлылар капиталь төзекләндерү үткәреләчәк елны һәм эш төрләрен белә алачак. 
Чат-ботка шушы сылтама буенча керергә яки телеграмда @kapremont_rt_bot дип язып эзләргә була.

Моңа кадәр «Татмедиа» агентлыгы Татарстанның спорт секцияләре һәм объектлары турында ике телеграм-бот эшләтә башлаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев