Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлылар үзизоляциядән соң аерылышу турында бер генә гариза да тапшырмаган

Кешеләр бергә булуның ничек мөһим икәнен аңлады, дип саный Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы.

Татарстанлылар үзизоляция режимы төгәлләнгәннән соң аерылышу турында бер генә гариза да тапшырмаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина сөйләде, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

“Пандемия шартларында аерылышучылар саны 90 процентка кимеде, бу чикләү чаралары белән бәйле. Без 12 майдан эшли башладык, әмма әлегә аерылышу турында гаризалар юк”, – ЗАГС идарәсе башлыгы.

Үзизоляция, киресенчә, кешеләрне үз тормышларына башкача карарга мәҗбүр итте. Алар бергә булуның ничек мөһим икәнен һәм авыр тормыш хәлләреннән бары тик бергәләп кенә чыгарга мөмкин икәнлеген аңлады, дип саный Нигъмәтуллина.

Уртача алганда, күп кенә парларда биш елга бер мәртәбә аерылышу теләге туа, бу мөнәсәбәтләрдәге кризисларга бәйле. ЗАГС хезмәткәрләре, әлбәттә, мондый парларны уйларыннан кире кайтарырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев