Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларга дәүләт хезмәтләре порталында ковидтан прививка ясатуга язылу кирәклеге турында искәрттеләр

Медицина оешмаларында язылу ике атнага алга башкарыла.

Коронавирус инфекциясеннән вакцинациягә биш ысул белән язылырга мөмкин. Ысулларның берсе — РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша. Моның өчен шәхси кабинетка «Табибка кабул итүгә язылу» аша яки "Covid-19 вакцинациясе"дигән аерым сервис аша керергә кирәк. Шуннан соң датаны сайларга һәм вакцинацияне узарга теләүчеләр исемлегенә язылырга кирәк. 

Прививкадан соң, кеше үзенең сәалмәтлеге турында дәүләт хезмәтләре порталында күзәтү көндәлеге алып бара ала. Икенче дозаны алганнан соң вакцинация турында электрон сертификат алырга була.

Медицина оешмаларында язылу ике атнага алга башкарыла. Шуңа күрә медиклар вакцинаның билгеләнгән вакыты турында оператив хәбәр итә алсын өчен, үзең турында дөрес мәгълүматларны күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев