Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанлыларны фермер мәктәбенә чакыралар

Мәктәп эшмәкәрләрне үз бизнесларын алып бару серләренә өйрәтәчәк.

27-29 октябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә Яшь фермер мәктәбе узачак. Биредә фермер эшен ачарга теләүче эшмәкәрләр җыелачак. 
Программа үз эченә «Бизнесны башлап җибәрү», «Үсеш юллары» һәм Аавыл хуҗалыгы бизнесын алга җибәрү" кебек блокларны кертә.

Мәктәп эшмәкәрләрне үз бизнесларын алып бару серләренә өйрәтәчәк. Уку тәмамланганнан соң дәүләт үрнәгендәге сертификат бирелә, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант конкурсларында өстәмә баллар алуны күздә тота. 
Теркәүне 22 октябрьгә кадәр узарга мөмкин. 

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, укуларга коронавируска каршы вакциналаштыру турында QR-кодлары булган кешеләр генә кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев