Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстаннан 30 кеше #МойТатарстан фотоконкурсында катнашып, iPhone откан

Призлар уйнату сайлау участоклары ябылганчы – сәгать 20.00гә кадәр үткәреләчәк.

Татарстанлыларның 115 меңнән артык фотосурәте конкурс барышында басылып чыккан һәм аларның саны арта бара.
Әгәр дә сез уңышыгызны сынап карарга һәм iPhone12 отарга телисез икән, #МойТатарстан челленджында катнашыгыз. Призлар уйнату сайлау участоклары ябылганчы — сәгать 20.00гә кадәр үткәреләчәк.
Катнашу шартлары гади: бүген 20 сәгатькә кадәр үз сайлау участогыгызда фотога төшәргә һәм «ВКонтакте» яки "Инстаграм"дагы үз сәхифәләрегездә #МойТатарстан хэштегы белән фотоны урнаштырырга кирәк. 
Оештыручылар мәгълүматларына караганда, 12нче модель iPhone телефонына ике көндә 20 кеше ия булган, 19 сентябрьдә сәгать көндезге икегә аларның саны 30 булган. Барлыгы 36 смартфон уйнатыла. 
Шулай ук онлайн-марафон тамашачылары Татарстан Республикасының яраткан халык артистлары, шул исәптән Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиеваның чыгышларын да карый ала. Моннан тыш туры эфирда Татарстанның төп символларын сайлау проекты, «Татарстар. Мирас», «Җырлыйк әле, матурым» һәм башка проектларның финаллары уза.
Төп концерт программасын сәгать кичке алтыда Салават Фәтхетдинов ачып җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев