Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның 6 меңнән артык ветераны Җиңүнең 75 еллыгына яңа фатирлар алды

Программаны ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды гамәлгә ашырды.

6 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны Бөек җиңүнең 75 еллыгына яңа торак алды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Марат Зарипов сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Җиңүнең 75 еллык юбилее елында Дәүләт торак фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасын тәмамлады. Әлеге программаның соңгы катнашучысы май аенда Җиңү көне алдыннан фатир алды. Программаны тормышка ашыру барышында барлыгы 6 меңнән артык ветеран торак белән тәэмин ителде,» — дип билгеләп үтте Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев