Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның баш кардиологы COVID-19ның йөрәк-кан тамырларына йогынтысы турында сөйли

Туры эфир 25 февральдә үтәчәк.

25 февральдә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең сәламәтлегенә йогытысы турында сөйләячәк. Туры эфир Инстаграмда үтәчәк.

Ни өчен табиблар бу категория гражданнарны риск төркеменә кертә, үзеңне һәм якыннарыңны COVID-19ның организмга тискәре нәтиҗәсеннән ничек саклап калырга? 

Бу сорауларга җавапларны татарстанлылар COVID-19 таратуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтында ишетә алачак. Онлайн трансляция 11:30 сәгатьтә башлана.

Эфирның темасы — «Прямо в сердце. Кардиолог о влиянии COVID-19 на сердце и сосуды». Әңгәмәнең модераторы — ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Эфир ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының CОVID-19 таратуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтларында узачак.

Трансляциягә сылтамалар: 

https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan
https://instagram.com/minzdravrt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев