Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның иң матур кызы – Алабугада

Алабуга кызы Миңсылу Сәлахова «Татарстанның нәни гүзәле-2021» исемен яулады.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә матурлык һәм талантлар конкурсының финалы булды. Талантлы, сөйкемле, тәрбияле утыз катнашучы «Визитка», «Сәләтеңне күрсәт» һәм «Күмәк бию» дип аталган өч бәйге чыгышында көч сынашты.
— Бу конкурс турында мәктәптә белдем. Безгә катнашырга тәкъдим иттеләр, һәм мин, бераз уйлагач, риза булдым. Өстәвенә, үземне сәхнәдә ничек тотарга кирәклеген беләм, — ди ул.
Сигез яшьлек Миңсылу — чын «йолдызчык». Ул бадминтон белән мавыга, фортепианода уйный һәм вокал белән шөгыльләнә. Кызчыкның Лэйна башкаруындагы «Малай на белом барсе» җырына клип-пародиясен Интернетта берничә дистә мең кеше карады.
— Башта Казанда сайлап алу туры булды. Ул конкурска караганда күпкә җиңелрәк булып чыкты. Анда иҗади номерны гына тәкъдим итәргә кирәк иде, мин татарча җырладым. Икенче этапка узгач, анда катнашырга кирәкме икән, дип уйладык, безне бу фикердән кире кайтырга өндәделәр. Кызык булып китте, һәм тәвәккәлләргә булдык, — ди кызчык.
Атна буена алар зур сәхнәдә тамашага әзерләнә: чыгышларын кабатлыйлар, ниндидер җитешсезлекләрне төзәтәләр һәм башкалар.
— Үз киемнәребез дә, иганәчеләр биргән костюмнарыбыз да бик матур иде. Ахырда безгә озын итәкле күлмәкләрдән узарга туры килде. Егылмас өчен, ашыкмыйча барырга кирәк иде, − дип искә ала Миңсылу.
Нәтиҗәдә, 2021 елда нәкъ менә ул «Татарстанның нәни гүзәле» булды. Бу җиңү аңа бик җиңел бирелмәде. Нәни кызчык репетицияләрдә бик нык арыганлыгын әйтте. Конкурсның бию өлешендә дә кыенлыклар туган, чөнки Миңсылу бию белән шөгыльләнми, ә катнашучылар арасында бию белән җитди мавыгучылар да булган. Шулай да Миңсылу Сәлахова артистларча осталык күрсәтеп, көндәшләрен артта калдырып, иң яхшысы булды.

Фото Сәлаховларның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев