Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның ипи пешерү һәм он җитештерүчеләренә федераль казнадан 114 миллион сумнан артык субсидия биреләчәк

Шушы көннәрдә субсидия алу өчен гаризалар сайланачак.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он җитештерү һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Килешү нигезендә он җитештерүчеләргә азык бодае сатып алуга компенсация бирелсә, ипи пешерү предприятиеләренә икмәк продукциясен сатуга киткән чыгымнарның бер өлеше кире кайтарылачак. Он җитештерүчеләргә азык бодае сатып алуга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә 65,9 млн сум, ә икмәк пешерү предприятиеләре 48,3 млн сум акча алачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Шушы көннәрдә субсидия алу өчен гаризалар сайлап алыначак
Хөкүмәт кабул иткән әлеге чара бу тармак предприятиеләренең рентабельлеген, он җитештерү һәм икмәк продукциясенә бәяләрнең тотрыклы дәрәҗәсен саклап калуга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев