Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат

Аңа 81 яшь тулган иде.

Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты — Җәләлов Хәлим Бәдри улы вафат. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә. 

Хәлим Бәдри улы 1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 1976 елда аңа Татарстанның атказанган һәм 1992 елда Татарстан Республикасының халык артисты дигән исемнәр бирелә.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев