Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның Мамадыш шәһәре һәм Исергәп авылы Бөтенрәсәй конкурс җиңүчеләре булды

«Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенрәсәй конкурсына йомгак ясалды.

Татарстан республикасының ике муниципаль берләшмәсе «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенрәсәй конкурсында призер исемен яулады. 
Бәйге кысаларында шәһәр һәм авыл берләшмәләрендә кулланыла торган идарә итү практикасына бәя бирелде.
«Быел РФ Президенты карары белән бүләк фонды 1 млрд сумга кадәр арттырылды. Димәк, аны күбрәк катнашучы ала алачак. Быел 5 номинациядә 30 җиңүче билгеләнде. Катнашучылар ике категория буенча: шәһәр округларына һәм авыл җирлекләренә бүленде», — диде бәйге комиссиясенең видеоконференция режимында үткән утырышында РФ Хөкүмәте рәисе Марат Хөснуллин.
Мамадыш муниципаль берләшмәсе «Муниципаль берләшмә халкы белән нәтиҗәле элемтә урнаштыру, җирле территориаль җәмәгать үзидарәсен үстерү һәм гражданнарны җирле үзидарәдә катнашуга җәлеп итү» номинациясендә җиңү яулады. 
«Шәһәр төзелеш сәясәте, халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә авыл җирлекләре арасында икенче урын Буа районының Исергәп авыл җирлегенә бирелде. Бу номинациядә катнашуга 66 субьекттан 265 заявка кабул ителгән.
Тулаем алганда, быел бәйгегә 78 регионнан меңгә якын заявка алынган. Татарстан исә 20 районнан һәм 2 шәһәр берләшмәсеннән 31 заявка биргән. Жюри тарафыннан иң югары бәя алучыларга 10 миллионнан 75 миллион сумга кадәр бүләк биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев